Грамматик күнекмәләрне формалаштыруда интерактив технологияләр
DOC
Курс эшенең максаты – татар теле дәресләрендә сүз төркемнәренең грамматик категорияләрен үзләштергәндә кулланырга мөмкин булган интерактив ресурсларны файдалану юнәлешләрен, юлларын өйрәнү. Максатка яраклы рәвештә түбәндәге бурычлар куелды.
- татар телендә эшләүче сайтларны, ягъни электрон ресурсларны өйрәнү, аларның эчтәлеге буенча мәгълүмат туплау;
- татар телендә сүз төркемнәренең грамматик категорияләрен үзләштерү методикасы белән бәйле үзенчәлекләрне өйрәнү;
- сүз төркемнәренең грамматик категорияләрен үзләштерүдә интерактив ресурсларның кулланылыш дәрәҗәсенә, аларның төрләренә күзәтү ясау;
Курс эшенең тикшерү объекты – татар телендәге интерактив ресурслар, тикшерү предметы – татар телендә сүз төркемнәренең грамматик категорияләрен үзләштерү белән бәйле интерактив технологияләрнең төрләре һәм эчтәлеге, аларны файдалану үзенчәлекләре.